news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск акробатлары Россиякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясады

Акробатлар Андрей Хәйретдинов белән Артем Иванов ир-егетләр пары буенча 12-18 яшьлекләр арасында беренче урынны алдылар.

(Лениногорск, 17 октябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Күптән түгел ерак Горно-Алтайскида спорт акробатикасы буенча бөтенроссия ярышлары узды. Лениногорск шәһәренең 1нче спорт мәктәбенә йөрүче акробатлар призлы урыннар яулап кайтты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газеты.

Акробатлар Андрей Хәйретдинов белән Артем Иванов ир-егетләр пары буенча 12-18 яшьлекләр арасында беренче урынны алдылар. Катнаш парларда: Алина Әблиева белән Иван Хромов пьедесталның өченче баскычында. Алтай Хөкүмәте призына үткәрелгән ярышларда безнең акробатчылар Россия спорт мастеры нормативын үтәделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot