Лениногорск акробатлары алдынгы урыннарны яулады
Акробат юлында сикерүдә I разрядлы программа буенча җиңүче булып Дамир Атнагулов танылды.
(Лениногорск, 15 ноябрь , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскиның 1нче спорт мәктәбе акробатлары, Бөгелмәдә батутта һәм акробат юлында сикерү буенча узган региональ турнирда катнашып, алдынгы урыннар яулап кайтты, дип хәбәр итә район газетасы.
Турнирда Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск, Бөгелмә, Богырыслан, Октябрьский шәһәрләреннән килгән командалар катнашты.
Батутта сикерү буенча кечкенәләр төркемендә беренче урынны Никита Крюков алды. Икенче урында Әмир Алиев. Кызлар арасында Милана Лазариди икенче урында.
Акробат юлында сикерүдә I разрядлы программа буенча җиңүче булып Дамир Атнагулов танылды. Икенче урынны Владислав Нагорнов алды. Өченче урында - Әмир Фәттахов. III разрядлы программа буенча Ландыш Латыйпова һәм Матвей Семенов өченче урынны алды.