news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Лениногорск агрофирмасы" хуҗалыгы терлек азыгы әзерләргә керешкән

Хуҗалык бер баш шартлы терлеккә 32 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куйган.

"Лениногорск агрофирмасы" хуҗалыгы терлек азыгы әзерләргә керешкән
zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 1 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). “Лениногорск агрофирмасы”нда мал азыгы әзерләү эшләре башланган. Азык әзерләү мәйданы 100 гектарда кырда бара, биредә кәҗә үләне 70 сантиметр биеклектә үскән.

Хуҗалыкның баш зоотехнигы Фоат Саматов әйтүенчә, хәзер кәҗә үләнен әзерләргә вакыт җиткән.

"Хәзер аңарда терлек өчен файдалы матдәләр дә күп. Берничә көннән соң ул үзенең азык кыйммәтен югалта башлый, шунлыктан тиз арада җыеп алырга кирәк", -  диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов.

Мал азыгы өчен күпьеллык үләннәр әлеге хуҗалыкта 4 мең 100 гектардан артык мәйданда үстерелә. Хуҗалык җитәкчесе Ирек Ягафаров әйтүенчә, үләннәрне чабып, сыйфатлы азык әзерләү өчен мөмкинлекләр бар. Мал азыгы әзерләүдә дүрт чапкыч, ике чит илдә эшләнгән азык әзерләүче комбайн, дүрт “Полесье” комбайны эшләячәк.

Агрофирмада булган 5200 баш мөгезле эре терлек өчен хуҗалык бер  баш шартлы терлеккә 32 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot