news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногороск районында Җәүдәт Дәрзаманны искә алдылар

Лениногороск районында Җәүдәт Дәрзаманны искә алдылар

16 октябрьдә Лениногорск районы Сугышлы авылы мәдәният йортында күренекле татар шагыйре, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте. Чарада Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары Газинур Морат, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм шулай ук «Чишмә» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров катнашты.

Татарстан халык шагыйре Газинур Морат бу чарада катнашуына бик шат булуын белдерде һәм оештыручыларга чакырган өчен рәхмәт әйтте.

«Мин Җәүдәт Дәрзаманны бик яхшы белә идем, чөнки без баҗайлар идек. Ул мәктәп балаларын сәгатьләр буе авызына каратып тора алган чын мөгаллим иде. Аның үзенә бертөрле ягымлы харизмасы, сөйкемле сөяге бар иде. Үзенең иҗади гомере эчендә ул күпләргә тирән эстетик, әдәби, әхлакый тәрбия биргән остазыбыз. Ул балалар өчен классик дәрәҗәдәге шигырьләр иҗат итте. Ул киңкырлы талант иясе иде. Ул гармунчы да, кубызчы да, курайчы да иде», – дип искә алды Газинур Морат.

Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин фикеренчә, Җ.Дәрзаман әсәрләрен укып, бүген дә бик күп ачышлар ясарга мөмкин.

«Җәүдәт абый — минем өчен беренче чиратта педагог. Мин дә, ул да, гомеребез буе балалар белән әвәрә килгән кешеләр. Яр Чаллыда «Көмеш кыңгырау» газетасын оештырганда да иң беренче аның янына килеп киңәшләр сорадым. Ул миңа гына түгел, һәркемгә хәерхаһлы кеше иде. Эш булсын, тәртип, тәрбия булсын дип яши торган, күңеле белән бик тотнаклы, аксөяк кеше иде. Иҗаты да бик кызыклы. Бер карасаң балалар өчен яза, шул ук вакытта мистикага да кереп китә», – диде Г.Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин..

Равил Сабыр фикеренчә, күңелендә балалыгын саклый алган язучы гына иң авыр эшне — балалар өчен язуны булдыра ала.

«Җәүдәт абый белән аралашу бәхете миңа да тәтеде бераз. 90нчы еллар башында, әле студент чакта, мин «Татарстан яшьләре» газетасында эшли башладым. Безнең редакция 8нче катта урнашкан иде, ә 9нчы катта — «Ялкын» журналы, аның мөхәррире булып Дәрзаман эшли иде. Без бик күп аралаштык дип әйтә алмыйм, тик шулай да бер тирәдә эшләгәч, шактый еш күрешә, сөйләшә идек. Җәүдәт абый бик якты, һәрвакыт елмаючан, чиста, самим күңелле кеше дип хәтеремдә калган һәм шулай саклана. Шундый булмасаң, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләп тә булмыйдыр. Ә балалар өчен язу — ул иң авыры. Чөнки бала күңеле ул бик сизгер, фальшны, икейөзлелекне, хәрәмләшүне тиз сизеп ала һәм беркайчан да гафу итми», – диде Равил Сабыр.

Әлмәт бүлеге җитәкчесе шулай ук соңгы араларда узган чараларны санап үтте. 10 октябрьдә Азнакайда Данис Хәйруллинның 80 еллыгы, 15 октябрьдә Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы, 16 октябрьдә нефть башкаласында Гариф Ахуновның 100 еллыгы уңаеннан әдәби кичә һәм Сугышлыдагы Җәүдәт Дәрзаманны 80 еллыгы. Равил Сабыр әйтүенчә, бары тик үз язучыларын кадерләгән, аларның иҗади мираслары белән үсеп килүче буынны таныштырып барган милләтнең генә мәдәни киләчәге бар, ә мәдәни киләчәк булмаса, берниндие дә булмый.

Кичәдә шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Таһир Шәмсуаров, Җ. Дәрзаманның бертуган сеңелесе Халидә Дәрзаманова, Лениногорск китапханәләр челтәре директоры Гөлнара Хәсәновалар чыгыш ясады.

Моңардан тыш Лениногорскиның 11нче гимназиясе, Тимәш мәктәбе укучылары, Сугышлы авылы мәдәният йортының «Дуслык» ансамбле, Г.Тукай исемендәге китапханәнең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Шәмсуарова-Рахманова, «Чишмә» берләшмәсе әгъзасы, үзешчән композитор Гөләндәм Кәбировалар Җәүдәт Дәрзаман шигырьләрен укыдылар һәм аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

  • Җәүдәт Дәрзаман – күренекле татар шагыйре, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова, А. Алиш исемендәге премияләр лауреаты. Ул 1945 елның 13 октябрендә Лениногорск (элеккеге Шөгер) районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. 1964 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, 1967-1972 елларда Казан университетының татар теле һәм әдәбият бүлегендә белем алган.
  • Хезмәт юлы — Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары редакторы, аннары «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр, ә 1988-1999 елларда журналның баш редакторы булып эшли. 1995 елдан кабат радиокомитетта: әдәбият-сәнгать тапшырулары бүлегенең баш мөхәррире, аннан соң «Татарстан» ДТРК әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар директоры.
  • Җ. Дәрзаман әдәби иҗат белән 5нче сыйныфта укыганда ук кызыксына башлый. Тиздән ул «Чишмә» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзаларның берсе булып китә, район газетасы битләрендә бер-бер артлы шигырьләре дөнья күрә. 1961 елда беренче әсәрләре «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») балалар газетасында басыла. «Ир-батыр» исемле беренче китабы 1975 елда Татарстан китап нәшриятендә басылып чыга. Җ.Дәрзаман барлыгы егермедән артык китап авторы.

Фотоларны Равил Сабыр тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot