news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы 2027 елның апрелендә ачыла

Владимир Ленинның сөрген чоры белән бәйле Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы рәсми рәвештә 2027 елның апрелендә эшли башлаячак. ТР Милли музее хезмәткәрләре комплексны реставрацияләүнең беренче этабын тәмамлауга багышланган матбугат туры вакытында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Бу вакытка барлык биналардан бары тик «Флигель» генә бирегә килүчеләр өчен ачык булачак, аны реставрацияләү эшләре 2025 елда башлана. Корылма инде ремонтланган һәм эшкә әзер, соңгы этап (тарихи бинаның интерьерларын мебель һәм музей экспонатлары белән тутыру) кына калган.

Бүген утар комплексы совет елларында тарихи үрнәкләр буенча торгызылган агач флигельдән, каралты-куралардан, бакча һәм парктан тора. ТР Милли музее вәкилләре сүзләренчә, киләсе елда комплексның «Төп йорты»нда эшләр башланачак, сметаларны килештерү бара. «Флигель»не реставрацияләү 23 миллион сумга төшәчәк.

Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, музейга инде хәзер үк шәхси тәртиптә алдан язылу буенча экскурсияләр үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot