news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленино-Кокушкинода Муса Җәлил батырлыгын искә алдылар

Бу чарада мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары катнашты.

(Питрәч, 16 февраль, "Татар-информ", "Алга", Гүзәл Зиннәтова). Питрәч районы Ленино-Кокушкино авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең 111 еллыгына багышланган әдәби кичә булып узды.

Ленино–Кокушкино авылы Яшьләр үзәге, китапханә белән мәктәпнең татар теле укытучылары арасында хезмәттәшлек күптәннән килә. Бу табигый да. Безнең максатларыбыз бер – яшь буынны матур әдәбияттагы кыйммәтләр аша әдәпле, шәфкатьле, эш сөючән, көчле рухлы һәм башка уңай сыйфатларга ия булуга тәрбияләү.

 

Муса Җәлилгә багышланган кичәне дә  бергәләп үткәрдек.  Бу чарада мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары катнашты. Анда патриот-шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юллары турында яңа мәгълүматлар бирелде, әсәрләре яттан сөйләнде. Соңыннан кызлар һәм малайлар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.

 

Чараны оештырган китапханәчеләр Т.И.Сәйфуллина, Г.Г.Шиһапова, "Җиңү волонтерлары" иҗтимагый оешмасы кураторы Айгөл Гыйззәтуллина да укучыларның актив булганнарыннан канәгать калдылар, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot