Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләргә парк проекты тәкъдим ителде
Тәкъдим ителгән схемадан күренгәнчә, паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, урам сәхнәсе һ.б. булырга тиеш.
(Казан, 14 март, «Татар-информ", "Алга"). Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләргә булачак паркның проектын тәкъдим иттеләр. Аны иске мәктәп территориясендә төзү планлаштырыла. Казанның бер компаниясе архитекторлары, авылның битараф булмаган кешеләре, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре фикер алыштылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тәкъдим ителгән схемадан күренгәнчә, паркта балалар һәм спорт мәйданчыклары, урам сәхнәсе, бетон блоклар рәвешендәге стена, эчәргә яраклы сулы фонтан, колонналар, 10 килограммга якын авырлыктагы зур парк шахматлары, сәгать рәвешендәге үзенчәлекле күрсәткеч һәм башкалар урын алыр дип күздә тотыла.
Презентациядән соң, күп санда сораулар яңгырады, аеруча шахмат фигуралары буенча кызу фикер алышулар башланды. Берәүләр аларның кирәк булмавын әйтте, чөнки халык фигураларны да ташып бетерергә, шахмат тактасын да үзләре белән алып китәргә мөмкин дип саный алар. Башкалар исә моның матур һәм кызык булуын белдерде, ә алда әйтеп кителгән хәлләр булмасын өчен, ял итү урынын саклауны һәм контрольдә тотуны тәэмин итәргә кирәк, диделәр.
Район башлыгы Илһам Кашапов та Владимир Ильич Ленинның шахмат уйнарга яратканын билгеләп үтте, бу идеянең бу төбәк тарихына да якын булуын әйтте.
Моннан тыш, фонтан суы турында да сораулар булды. "Санитария нормалары буенча аның эчәргә яраклы, яраксыз булуы турында әлегә әйтеп булмый. Әмма фонтан, һичшиксез булырга тиеш. Ул бит әйләнә-тирәгә шатлык, сафлык, матурлык өсти", - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.
Бу территориядәге каеннар мәсәләсенә дә ачыклык керттеләр.
Җыелыштан соң биредә яшәүчеләр территорияне төзекләндерү буенча үз вариантларын тәкъдим итте. Архитекторлар алар белән таныштылар һәм булачак паркның соңгы схемасын булдырганда авыл кешеләренең теләкләрен исәпкә алырга вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз