news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмә районы Ленино авылында 100 еллык үзенчәлекле бистәр белән таныштырдылар

Яңа Чишмә районы Ленино авылында 100 еллык үзенчәлекле бистәр белән таныштырдылар
"Туганайлар"

Яңа Чишмә районының Ленино авылында яшәүче Раиса Леонтьева гаилә мирасын – тормыш иптәшенең әбисе суккан бистәрләрне күз карасыдай саклый. Әлеге бистәрне Анастасия Елисеевна 1920-30 елларда суккан һәм бизәкләр чиккән. Бу хакта «Туганайлар» сайтында хәбәр ителә.

«Әби күптәннән үлде инде. Бу бистәр бианам сандыгында саклана. Ул да якты дөньяда юк инде. Әлек мондый бистәрләрне көзгеләргә, стеналардагы фотоларга элеп куялар иде. Әби рус хатыны булган, күрше Тубылгы Тау авылыннан. Шуңа да бизәкләр бераз рус халык иҗатына охшагандыр. Якыннан карасаң, качлап чигелгәне күренә», – дип язды ул.

Раиса Александровна – үзе керәшен кешесе. Беренче класстан ук русча укыган. Чиркәүдә керәшенчә язылган Евангелия китабын укый. Авылның «Сүрәкә» ансамбленә йөри. .

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100