Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ленинград өлкәсенең Всеволожск районында Сабантуй бәйрәме узды
7 июньдә Ленинград өлкәсенең Всеволожск районында, Энколово авылы янында «Сабантуй 2025» милли бәйрәме узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Бәйрәм программасы бай булды. Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының халык артисты Айдар Галимов чыгыш ясады. Шулай ук Сабантуй кунаклары өчен татар һәм башкорт мәдәнияте ансамбльләре, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халык һәм эстрада башкаручылары чыгышлары әзерләнгән.
Канатта йөрүчеләр осталыкларын күрсәтте. Милли ишегалларында сувенирлар тәкъдим ителде. Кунаклар традицион ризыклардан — пылау, чәк-чәк, казылык, бал һәм башка тәм-томнардан авыз итте.
Актив ял яратучылар өчен традицион татар-башкорт уеннары һәм ярышлары оештырылды: билбау көрәше, мендәр көрәше, күзне бәйләп чүлмәк вату, көянтә асып йөгерү һәм башкалар.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларга һәм кунакларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатен укыды.
Санкт-Петербург губернаторы Александр Бегловның сәламләү адресын Сабантуй кунакларына Милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Силкин укыды. Ленинград өлкәсенең җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Андрей Клементьев кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук бәйрәм уңаеннан котлау сүзләре белән Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкорт корылтае» президиумы рәисе Эльвира Аиткулова, Санкт-Петербургның Закон чыгару җыены депутаты Ирина Иванова, Ленинград өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы депутаты Ольга Ковальчук, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәис Яркаев чыгыш ясады.
Энколово авылында күңел ачулар көне буе диярлек дәвам итте. Бәйрәм кунакларны Петербург һәм Ленинград өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләренең иҗат коллективлары башкаруында җыр һәм биюләр, ярминкәләр һәм сый-нигъмәтләр белән сөендерде. Быел татар авылын гадәттәгечә Татарстанның Алабуга муниципаль районы оештырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз