news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй 17 июньдә була

Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Сабантуй быел 17 июнь көнне Шапки бистәсе, Нестеров күле ярында узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

«Тосно шәһәре һәм районы, шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе халкын һәм кунакларны Сабантуйда көтәбез», — ди оештыручылар.

Сабантуйда беренче тапкыр лазерлы уен кораллары белән лазертаг уеннары оештырылачак, дип белдерә оештыру комитеты.

Традицион, милли-уен ярышларда, билбау көрәшендә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр әзерләгәннәр. Күренекле татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган милли күргәзмә эшләячәк. Аны «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы һәм Тосно татар җәмгыятенең «Изге юл» хатын-кызлар советы әзерли. Сәүдә рәтләрендә татар аш-сыйлары һәм милли атрибутика эшләнмәләре тәкъдим ителер дип көтелә.

Сабантуй 12.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100