news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында Муса Җәлилгә багышланган кичә узды

12 февральдә Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты бинасында герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм «Файда» татар мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Айрат Маннанов чыгыш ясады. «Питер.татар» сайты шул турыда яза.

Алып баручы Айгөл Селезнева Муса Җәлилнең сугышка кадәрге һәм сугыш чорындагы тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.

Диләрә Шәкүрова материалны үз чыганаклары белән тулыландырды, фотосурәтләр, китаплар һәм башка материаллар күрсәтте.

Шагыйрьнең әсәрләрен Санкт-Петербургның төрле мәктәпләрендә укучы Селезнев Роман, Мороз София һәм Кучеряева Диана укыды.

Мансур Аббазов, Эльнара Хөсәенова, Янифа Федосова, Линара Куликова (Николашкина) шигырьләр сөйләде, Ленинград өлкәсе Язучылар берлеге әгъзасы Алексей Носов Муса Җәлил турында баллада башкарды.

Шагыйрь турындагы фикерләре белән Роза Чеснакова уртаклашты. Ахырда шагырьне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чарада катнашучыларга «Файда» татар мәдәни җәмгыятенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100