news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсендә «Тосно Сабантуе» 23 июньдә була

Ленинград өлкәсендә «Тосно Сабантуе» 23 июньдә була
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

23 июньдә 12.00 сәгатьтә Ленинград өлкәсенең Шапки бистәсендә, Нестеров күле ярында, «Тосно Сабантуе» узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйрәм программасында түбәндәге күңел ачу чаралары булачак, дип көтелә:

  • Татарстан һәм Башкортстан коллективлары катнашында концерт;
  • Конкурслар, мастер-класслар;
  • Интерактив зоналар;
  • Милли ризыклар;
  • Спорт ярышлары һәм башкалар.

Фото: © https://tatspb.tatarstan.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100