news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен оештырырга ниятлиләр

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле рәисе урынбасары Дамир Сабиров Даими вәкиллектә Ленинград өлкәсенең Төбәк иҗтимагый оешмасы - «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте рәисе Айрат Маннанов белән очрашты. Бу хата Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда милли-мәдәни өлкәгә кагылышлы темалар, төбәктә яңа татар иҗтимагый оешмалары ачылу, Ленинград өлкәсе Дуслык йорты базасында Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре, «Файда» Татар мәдәни җәмгыятенең IX «Россия – мәдәниятләр аваздашлыгы» этномәдәни фестивалендә катнашуы һәм әлеге чараларның программалары хакында фикер алыштылар.

Ленинград өлкәсе Дуслык йорты каршындагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше интерактив музее темасы очрашуда аерым кузгатылды. Музейда тематик кичәләр, «Файда» эстрада-фольклор ансамбленең репетицияләре һәм татар теле курсларын үткәрү дәвам итәчәк.

Айрат Маннанов «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте активистларының җыелган акчага Донецк Халык Республикасындагы тугандаш шәһәр – Енакиевога тапшыру өчен өстәл уеннары, балаларга бүләкләр сатып алуын әйтте.

Очрашу ахырында яклар төбәктә татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән уртак чараларны алга таба да үткәрү хакында килеште, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100