Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленинград өлкәсендә татар җыенына әзерләнәләр
Ленинград өлкәсе Дуслык йортында татар Җыенын үткәрүгә әзерләнәләр. Чара 19 сентябрьдә узачак. Программа 11:30да башлана. Бу хакта «Питер-татар» порталы хәбәр итә.
Бәйрәм программасы берничә төп блокны үз эченә ала. Эшлекле өлеш кысаларында төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы булачак. Түгәрәк өстәл барышында мәдәниятне һәм телне саклауның актуаль мәсьәләләре тикшереләчәк.
Шулай ук милли иҗат коллективлары катнашында концерт программасы да булачак. Чара ахырында гомуми чәй табыны оештырылачак. Анда кунаклар татар кунакчыллыгы традицияләре белән таныша алачаклар.
Оештыручылар ассызыклаганча, чара Ленинград өлкәсендә милләтара татулыкны ныгытуга һәм этномәдәни төрлелекне саклауга юнәлтелгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз