news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсендә татар милли-мәдәни автономиясен гамәлгә куйдылар

Ленинград өлкәсендә «Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куелды. Айрат Маннанов аның рәисе итеп сайланды, дип хәбәр иттеләр Ленинград өлкәсе Дуслык йортында узган матбугат конференциясендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

«2024 елның 10 гыйнварында «Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәсми рәвештә теркәлде. Ул гамәлдәге биш район автономиясе тарафыннан гамәлгә куелды. Бүген күпмилләтле Ленинград өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыруда 50дән артык милли-мәдәни берләшмә катнаша, алар арасында «Файда» татар иҗтимагый оешмасы да бар. Хәзер бу эшкә Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе дә актив рәвештә кушылачак», - диде Маннанов.

Оешманы төзүдә Санкт-Петербург һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте булышлык күрсәткән. Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенең максаты татар телен, татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү, Россиядәге күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту, этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, шулай ук конфессияара диалогка ярдәм итүдән гыйбарәт.

news_right_1
news_right_2
news_bot