news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсендә Сабан туе 1 июльдә була

Ленинград өлкәсе Дуслык йортында «Сабантуй 2023» бәйрәмен үткәрүгә әзерлек турында киңәшмә булды. Быел бәйрәм 1 июльдә Ленинград өлкәсе Всеволожск районы Энколово авылыннан ерак түгел әзерләнгән мәйданчыкта уза.

Киңәшмәне өлкәнең Җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Лира Бурак үткәрде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең профильле комитетлары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибенә Сабантуй үткәрү өчен инфраструктураны төзекләндерү һәм әзерләү эшләрен оештыру, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын әзерләү мәсьәләләре куелган иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100