news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсендә мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган үсмер егет баланы бәрдергән

Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган үсмер егет баланы бәрдергән. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган үсмер җәяүлеләр кичүендә баланы бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай зыян күргән, баланы авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр», – дип хәбәр иткәннәр ведомствода.

Мотоцикл белән идарә иткән егетне ата-анасына тапшырганнар. Административ хокук бозу турында эш ачылган, шулай ук җинаять эше ачу мәсьәләсе карала.

news_right_1
news_right_2
news_bot