news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсенә БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны унга җитте

Украина пилотсыз очкычларының Ленинград өлкәсенә һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр саны унга җитте. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау комитетына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«[Барлыгы] 10 зыян күрүче. Җидесе хастаханәгә озатылды (ике хатын-кыз һәм биш бала). Өчесе госпитализациядән баш тартты», - дип сөйләделәр профильле ведомствода.

Комитетта шулай ук барлык зыян күрүчеләрнең «чагыштырмача канәгатьләнерлек хәлдә» булуын ачыкладылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot