news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсе Дуслык йортының татар мәдәнияте музеенда иҗат әһелләре җыелды

Ленинград өлкәсе Дуслык йортының татар мәдәнияте музеенда иҗат әһелләре җыелды
Фото: tatar-congress.org

9 июль көнне Ленинград өлкәсе Дуслык йортының татар мәдәнияте музеенда иҗат интеллигенциясе вәкилләре җыелды. Анда мәдәни кыйммәтләрне һәм халык традицияләрен саклау мәсьәләсенә битараф булмаган кешеләр очрашуы узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Очрашуда катнашучылар рәсми булмаган шартларда мөһим темалар турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты, Дуслык йорты музейларында булдылар. Тугандаш халыкларның – башкорт, казах, үзбәкләрнең экспонатлары белән танышалар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot