news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсе Дуслык йорты Ислам кабул итүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачты

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уза. Аның кысаларында Ленинград өлкәсенең Дуслык йортында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзалары: Илдус Вахитов, Татьяна Лушникова, Алим Ныров, Роман Абдуллин, Дарья Прозорова, Эльмира Мостафина, Азат Галимов, Екатерина Чинахова, Роберт Миф һәм Сания Бәхтиярова эшләре тәкъдим ителгән.

Экспозициядә Татарстан һәм Россия территориясендәге мөселман мәдәнияте үсеше турында сөйләнә. Күргәзмә 23 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100