Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Тукай укулары булды
Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тосна тарих-туган якны өйрәнү музееның Камин залында быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган традицион «Тукай укулары» узды.
Шигърият кичәсен Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» татар җәмгыяте оештырды. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шигърият бәйрәмендә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады, Тукай иҗатының татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки телле дөнья өчен мөһим булуы билгеләп үтелде. Ул үзенең кыска гына гомере эчендә татар һәм дөнья әдәбиятын баеткан, ә тәрҗемәче сыйфатында татарларга Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Кольцов һ.б. бөек рус шагыйрьләренең шигъри сүзен җиткергән.
Бәйрәм рухы укуларда катнашучыларның берсен дә битараф калдыра алмады. Кунаклар бәйрәмне оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз