news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленинград өлкәсенең "Изге юл" татар җәмгыятенә - 10 ел

Ленинград өлкәсенең "Изге юл" татар җәмгыятенә - 10 ел

(Санкт-Петербург, 29 октябрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендәге "Изге юл" татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 10 ел тулды. Шушы күркәм юбилей уңаеннан Ушаки ял һәм халык иҗаты үзәгендә тантаналы кичә узды. Кичәдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Тосно районы һәм шәһәре хакимияте муниципаль оешмасы җитәкчеләре, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Харрас Мулеев, танылган журналист Рәхим Теләшев, француз теле белгече, чит илдән килгәннәр белән экскурсияләр оештыручы Фәридә Нәҗмиева, танылган рәссам Рәшид Гыйләҗев, "Ак калфак" ансамбле җитәкчесе Роза Гущина, "Ярлар" милли ансамбле коллективы, җәмгыять активистлары, урындагы төрле милләт вәкилләре, "Нур-Петербург" һәм "Нур-Свет" газетасы хәбәрчеләре катнашты.

Юбилей кичәсе ике өлештән торды. Тәүгесендә "Изге юл" рәисе Иниятулла Кутуев җыелучыларны биредә ачылган "Татар халкы мәдәнияте һәм көнкүреше" дип исемләнгән күргәзмә һәм татар әдәбияты үрнәкләре белән таныштырды.

Кичәнең икенче өлеше чыгышларга һәм "Ярлар" ансамбле әзерләгән җыр-биюләргә багышланды. Бүләкләр дә күп иде.

Әйтергә кирәк, Иниятулла Гани улы "Изге юл"ны оештыручыларның берсе. Җәмгыять 1999 елның 5 апрелендә Ленинград өлкәсе юстиция идарәсе тарафыннан теркәлгән. "Изге юл"да "Туган илнең назлы моңнар”ы, изге Рамазан аена багышланган "изге кадер кичләре", Шапки бистәсендә Сабантуй бәйрәме үткәрү матур йолага әйләнде. Хәзерге көндә җәмгыять Ленинград өлкәсендә иң актив эшләүче оешмаларның берсе. Ул Ислам мәдәнияте көннәрен үткәрүдә һәм татар мәдәнияте билгеле эшлеклеләре белән очрашу-әңгәмәләр оештыруда да актив катнаша."Изге юл" районының мәдәни һәм икътисади тормышына сизелерлек өлеш кертә. 2001 елда РФ Президенты указы белән Иниятулла Кутуевка Россия Федерациясе атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Кичә татар милли ашларыннан әзерләнгән табын янында дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot