news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград өлкәсе Выборгта яңа хәрби мемориал ачылды

Һәлак булган сугышчылар исемлегендәге 2029 фамилиянең берничә дистәсе татар фамилиясе яки ТАССРдан чакырылган солдатлар.

Ленинград өлкәсе Выборгта яңа хәрби мемориал ачылды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Выборг районы көнен һәм Выборгның 725 еллыгын бәйрәм итү көнендә Ленинград шоссесының 4 нче чакрымында 33 нче номерлы Хәрби зиратта яңа мемориаль комплексны тантаналы төстә ачтылар. Бу турыда Татарстан Ресубликасының Санкт-Петербургтагы һәм Лениград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мемориалга чәчәкләр куярга һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алырга ветераннар, шәһәрдә яшәүчеләр, Выборг гарнизонында хәрби хезмәттә булучылар, эзләү отрядлары әгъзалары, Җиңү волонтерлары, шулай ук Ленинград өлкәсе, Закон чыгару җыены, район хакимияте, Выборг районы җирлек хакимияте башлыклары, җирле депутатлар, Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм татар җәмәгатьчелеге килгән.

  • 2016-2017 елларда Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эзтабарлар студентлар отрядлары Выборгка кергәндә санитария зиратында эшләр алып барган. Кызыл Армиянең 1356 сугышчысы һәм командирлары, хәрби тоткыннарның җәсадлары 33 нче Хәрби зиратка яңадан җирләнгән. 1942-1943 елларда Ленинград өлкәсе Выборг районы Селезнёв авыл җирлеге территориясендә хәрби тоткыннарның «Тиенхаара» фин лагерында булган солдатлар исемлегендәге 129 кешенең шәхесләре ачыкланган. Һәлак булган сугышчылар исемлегендәге 2029 фамилиянең берничә дистәсе татар фамилиясе яки ТАССРдан чакырылган солдатлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100