news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ленинград өлкәсе Тосно шәһәре татарлары Муса Җәлилне искә алды
Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре "Изге юл" татар җәмгыяте ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырды
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 19 февраль, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган мәдәни кичә үтте.
Милли-мәдәни чараны Тосно шәһәре "Изге юл" татар җәмгыяте ( рәисе Иниятулла Ганиев) Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге белән берлектә оештырды. Шәһәрнең тарихи - туган якны өйрәнү музеенда Габдулла Тукайга да һәм Муса Җәлилгә дә багышланган тантаналы бәйрәмнәр ел да үтә. Һәм әйтергә кирәк, һәрчак югары дәрәҗәдә була. Быелгысы да шулай булды. Кунаклар арасында Тосно шәһәре хакимияте вәкилләре дә, 2нче санлы мәктәп укучылары да, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, Санкт -Петербургтан да милләттәшләр бар иде. Кичәнең төп өлешен Муса Җәлил шигырьләре алды. Әсәрләр татарча да, урысча да яңгырады. Әлбәттә, кичәне үзешчәннәр әзерләгән җыр-моңнар һәм биюләр дә бизәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2