news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленинград камалышында булучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга бер тапкыр 50 мең сум бирәләр

Россия Президенты Владимир Путин Ленинград камалышында калучыларга һәм шәһәрне яклаучыларга 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында карар имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.

Түләү Ленинград камалышы боҗрасын өзүнең 80 еллыгына багышлана.

«2023 елның декабре - 2024 елның гыйнварында «Ленинградны саклаган өчен» медале яки «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән Россия Федерациясе гражданнарына бер тапкыр бирелә торган 50 000 сум күләмендә түләүне башкарырга», — диелә текстта.

Түләү вакыты һәм тәртибе, шулай ук аны финанслау чыганагы белән тәэмин итү Россия Хөкүмәтенә йөкләнә. Карар имзаланган көннән үз көченә керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100