news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ленинград камалышы икмәге Брестка китәчәк

22 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы чорында камалышта калган Ленинградта Тормыш юлы (Дорога жизни) ачылганга 68 ел тула

(Санкт-Петербург, 20 ноябрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). 22 ноябрьдә Бөек Ватан сугышы чорында камалышта калган Ленинградта Тормыш юлы (Дорога жизни) ачылганга 68 ел тула. Шушы уңайдан төньяк башкалада “Камалыш икмәге Ленинградтан Брестка китәчәк”дигән баш астында мәдәни чаралар үтә.
Атап әйткәндә, бүген Балтыйк мәгълүмат агентлыгында журналистлар өчен матбугат-конференциясе оештырыла. Ә истәлекле көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм мәктәп укучылары Брестка китәчәк. Алар Белоруссиядә Бөек Ватан сугышы чорына багышлап ачылган яңа музей өчен китаплар, архив материаллары алып бара. Экспонатлар арасында 1942 ел рецепты буенча пешерелгән камалыш икмәге дә бар. Чын камалыш икмәген матбугат- конференциясендә катнашучы журналистлар да тәмләп караячак. Поезд Витебск вокзалыннан 22 ноябрьдә көндезге сәгать бердә китәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100