Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленин музее бүген дә җанланып яшәргә омтыла
Ленин музее бүген дә җанланып яшәргә омтыла
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисева). Мәшһүр замандашыбыз В.И. Ленин шәхесе белән бәйле шәһәребез тарихы белән кызыксынучыларның эзе, үткәннәргә карашлар үзгәрүгә карамастан, аның музеенда әле дә суынмый. Музей директоры Ләйсән Кариева әйтүенчә, чит илләрдән килүчеләрнең Ленин яшәгән йортта быел да күп кенә имзалары калган.
Күптән түгел В.И.Ленинның Казан шәһәрендәге музей-йортында киләсе елга эш планнары кабул ителде. Музейда төрле түгәрәкләр дә эшләп килә. Киләсе елда да тарих түгәрәге, «Сәламәтлек» төркеме үз эшен дәвам итәчәк, алга таба тагын немец телен өйрәнү түгәрәге дә ачылырга тиеш.
Музей планнарында яшьләр һәм ветераннар белән очрашулар да каралган. Биредәге сәяси клубта шулай ук демократик җәмгыять төзү проблемаларына кагылышлы бәхәсләр, яшьләрне әхлак идеаллары аша тәрбияләү мәсьәләләре турында да сөйләшүләр булачак. Г.Тукайның тууына 120 ел тулу якынлашуга багышланган кичәләр, террор проблемалары буенча фәнни-гамәли конференция оештыру да күздә тотыла. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Мулланур Вахитовка һәм Җиңүнең 60 еллыгына багышланган китап күргәзмәләре дә ачылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз