news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Мирас» татар халык хорының юбилее була

15 майда 16.00 сәгатьтә Казанның Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында «Мирас» татар халык хорының 75 еллык юбилей кичәсе һәм хорның баянчысы, җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Бариевның 85 яшьлегенә багышлана.

«Традиция буенча, сәхнәдә танылган музыкантлар, композиторлар, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артистлары катнашачак, алар белән «Мирас» хорының уртак иҗади проектлары бар. Аларның күбесе үз юлларын нәкъ менә безнең коллективта башлаган. Аларны сәхнәдә кабат сәламләргә шатбыз», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин.

Концертта Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Республикасы районнары администрациясе, Казан шәһәре администрациясе вәкилләре, Россия һәм Татарстанның мәдәният хезмәткәрләре һәм эшлеклеләре катнашуы көтелә.

  • Концертның режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафис Фазылҗанов, алып баручысы - Ильмир Ямалов. Хормейстер - Алия Минкашева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100