Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленин дамбасын төзекләндерү 115 миллион сумга төшәчәк
Чистай урамыннан Вахитов районы чигенә кадәрге ике чакрымга якын участоктагы төзекләндерү эшләре сентябрь башында төгәлләнәчәк.
(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Казанда Ленин дамбасын төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 114,9 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында хәбәр ителә.
Чистай урамыннан Вахитов районы чигенә кадәрге 1,8 чакрым озынлыктагы участокта ремонт эшләре башкару күздә тотыла.
Ремонт эшләрендә юл өслеге һәм күпергә илтә торган юллар гына түгел, ә билгеләр урнаштыру, сызыклар сызу, ясалма яктырткычлар кую һәм яшелләндерү дә исәпкә алынган.
Ленин дамбасын төзекләндерүгә «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе тендер игълан иткән. Ремонт эшләре быелның 5 сентябрендә төгәлләнергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз