news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде

Казан кешеләре бакча үзәгендәге фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә.

Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде
Александр Эшкинин

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Александр Елисеев). Казанның Ленин бакчасында Керчьта теракт корбаннарына мемориал барлыкка килде. Казан кешеләре бакча үзәгендәге фонтан янына чәчәкләр һәм шәмнәр алып килә. Биредә плакатлар куелган, берсендә “Керчь, Казан синең белән...” дип язылган, башкаларында шартлау булган Керчь политехника көллияте төшерелгән.

Кешеләр мемориалга берәмләр килеп, чәчәк куялар, берничә минут басып торгач китәләр. Узып баручылар һәлак булучыларны искә алу өчен туктыйлар.

“Бу зур фаҗига. Мин үзем студент, минем өчен бу бик аяныч хәл. Ничек шундый хәл килеп чыккан?” – диде мемориал янына килгән Алия исемле кыз. 

“Коточкыч фаҗига. Бирегә кайгы уртаклашу өчен килдем. Бу зур хәсрәт”, - дип билгеләп үтте өлкән яшьтәге ханым.

  • Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан эшләнгән җайланма шартлаган. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган, төрле имгәнүләр алган тагын 37 кеше хастаханәдә ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100