news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленигорскида Гәрәй Рәхимнең 85 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үтте

Ленигорскида Гәрәй Рәхимнең 85 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе үтте

Лениногорск шәһәре Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрь, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхимнең тууына 85 яшь тулуга багышланган «Туган якның тиңсез таланты» дип аталган искә алу кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарага Казаннан, Әлмәт шәһәрләреннән танылган язучылар, шагыйрьләр, Шәүкәт Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзалары, Гәрәй Рәхимнең тормыш иптәше Диләрә ханым, шагыйрьнең бертуган сеңлесе Вера Родионова, Федотовка авылыннан «Аланлык» фольклор ансамбле, авылдашлары, якташлары, әдәбият, сәнгать сөючеләр җыелды.

Кичәне Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Ләйсән Галимова ачып җибәрде. Аның эчкерсез сүзләре әлеге чарага ямь өстәде.

Әдәби-мәдәни чыгышлар барышында Гәрәй Рәхим турында җылы истәлекләр яңгырады. Казаннан килгән Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Газинур Морат, язучы, балалар шагыйре Рафис Корбан, язучы, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Әлмәт шәһәрендә гомер итүче шагыйрә, танылган чәчмә әсәрләр остасы Рәмзия Габделхакова, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәүкәт Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Мөэмин-Каратай авылы китапханәчесе Таһир Шәмсуаров җылы хатирәләре белән уртаклаштылар, Гәрәй Рәхимгә багышлап язган шигырьләрен тамашачы хозурына тәкъдим иттеләр.

Кичә барышында шагыйрь Таһир Шәмсуаровка татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше, иҗади эшчәнлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге чараларында актив катнашуын исәпкә алып, Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләделәр. Әлеге бүләкне Татарстан Язучылар берлеге исеменнән Равил Сабыр тапшырды.

Гәрәй Рәхимнең якташы, авылдашы, мәгариф хезмәткәре ветераны, Люция Ильина Гәрәй Рәхимнең иҗаты туырында искә алды. Район күләмендә узган әдәби-мәдәни кичәләрне баян моңнары белән бизәүче, Шәүкәт Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы Фәйзи Хөснуллин да Гәрәй Рәхим турында җылы сүз-фикерләрен җиткерде.

Әдәби кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Людмила Аланлы, Ләйсән Шәмсуарова Гәрәй Рәхим сүзләренә Людмила Аланлы иҗат иткән җырларны бүләк иттеләр. «Аланлык» керәшен ансамбле чыгышлары да кичәгә ямь өстәде.

Кичәнең җанлы мизгелләрен тәшкил иткән, Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Гәрәй Рәхим иҗатына багышлап үткәрелгән «Үз җиремдә үз җырым» шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да шигырь сөючеләр күңеленә хуш килде. Барлык җиңүчеләргә диплом һәм Гәрәй Рәхимнең шигырьләр җыентыгы тапшырылды. Әлеге рухи ядкәрләрне шагыйрьнең тормыш иптәше - Диләрә Родионова бүләк итте. Ул үз чыгышында Гәрәй Рәхим исән вакытта аңа багышлап язган шигырьләр белән таныштырды, Гәрәй Рәхимнең иҗатын барлаган, хөрмәт иткән өчен тамашачыга тирән рәхмәтен белдерде.

Әлеге бәйгедә якташыбыз, шагыйрә, музыкант, композитор, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Людмила Аланлы Гран – прига лаеклы дип табылды.

Шагыйрьнең бертуган сеңелесе Вера ханымның мәртәбәле сөйләме дә залда утыручыларга тирән тәэсир итте.

Шәүкәт Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе шагыйрәләре — Гүзәл Талипова, Фәридә Әхмәтшина, Зөмәрә Шәрәпова тарафыннан Гәрәй Рәхимнең төрле елларда иҗат иткән шигырьләре кичәне мәдәни төсмерләр белән баетты.

Әлеге чараны китапханәнең милли бүлек хезмәткәрләре Гүзәл Падюкова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова алып барды.

Гәрәй Рәхим — туган як горурлыгы. Аның бай иҗади мирасы хәтер түрләрендә яшәвен дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot