Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленария Мөслим: Яшьләр форумы һәр елны Тукай премиясенә кандидатлар тәкъдим итә
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим әйтүенчә, һәр елны Тукай премиясенә үз кандидатлар тәкъдим итә.
«Бирелмәгәнгә үпкәләп калучылардан түгел без, вазгыятьтән чыгу юлларын эзләргә тырышабыз. Үз арабызда хәрәкәт барлыкка китереп аны үзебез өчен кадерле бүләккә әйләндерәбез», - диде Тукай премиясенең яшьләргә бирелмәвенә мөнәсәбәтле сорауга җавап итеп.
Бөтендөнья яшьләр форумы үзенең Ә премиясен булдырган. Ленария Мөслим әйтүенчә, аның акчасы юк. Ул түшкә тага торган көмештән ясалган Ә хәрефе. Әлеге премия Рашат Якуповка, Йолдыз Миңнуллинага, Римма Бикмөхәммәтовага, Айдар Шәйхинга тапшырылган.
ТР Берлеге урынбасары Илсөяр Иксанова яшьләр өчен махсус премия – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе барлыгын искәртте. «Ул 30 яшькә кадәрге яшь иҗатчыларга да бирелә. Бу икенче урында тора торган, хәтта янәшә торган премия», - диде ул.
«Безнең яшьләргә игътибар бик күп. Безнең яшьләргә күп кенә грантлар да бар. Бу яктан республика җитәкчелеге бик булыша. Иҗат иткән яшьләргә республикада бөтен уңайлыклар тудырылган», - дип сүзгә кушылды ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
«Әдәбиятка һәм сәнгатькә талантлы яшьләр бәреп керсә мин бик шатланыр идем. Кандидатлар арасында яшьләр дә бик күп. Аны комиссия карый, без тыкшынмыйбыз. Иҗат итсеннәр, аларга да насыйп булыр», - диде ул.
«Без быел Тукай премиясенә Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча куелган Чаллы театры спектаклен тәкъдим иттек. Әсәрне татарчага безнең оешманың Чаллы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева тәрҗемә итте. Тагын бер кандидат – «Әлиф» егетләре. Алар инде бөтен дөньяны урап чыкты, ләкин премия мәсьәләсендә игътибарсыз калды. Яшьләргә игътибар җитми», - диде матбугат конференциясеннән соң Ленария Мөслим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз