news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим: Тукай дәүләт премиясендә яшьләргә игътибар җитми

«Аерым яшьләр өчен номинацияләр булдырырга яки квоталар уйлап чыгарырга кирәк», - дип тәкъдим итте ул.

Ленария Мөслим: Тукай дәүләт премиясендә яшьләргә игътибар җитми
архив/Солтан Исхаков

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим фикеренчә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясендә яшьләргә дә игътибар кирәк.

"Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясендә яшьләр игътибар җитми. Аерым яшьләр өчен номинацияләр булдырырга яки квоталар уйлап чыгарырга кирәк. Без ел саен бу премиягә номинантлар тәкъдим итәбез", - диде ул журналистлар белән очрашуда. 

Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәр премиянең критерийлары булуын, бу очракта Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе - стандарт премия кебек кабул ителүен әйтте. "Безнең яшьләр дә бу премиягә лаек", - дип саный ул.

"Бүген төрле премияләр бар. Әйтик, Яшьләр министрлыгы кысаларында Муса Җәлил исемендәге премия бар. Тукай премиясендә дәрәҗәле, көчле номинантлар бар. Әйтик, шул ук "Әлиф" командасыннан хореограф Нурбәк Батулла, композитор Эльмир Низамовлар бар иде. Мин алар өчен җан аттым, аларның җиңүен теләдем", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100