Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең яңа урынга күчү сәбәбен аңлатты
Ленария Мөслим «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең яңа урынга – Камал театры алдындагы мәйданга күчү сәбәбен аңлатты.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе Бауман урамының төрле урыннарында уза иде. Быел беренче мәртәбә яңа урында узачак. Бу иминлек, сак мәсьәләләре белән бәйле», диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим 26 апрельдә үткәреләсе чараларга багышланган традицион матбугат конференциясендә.
«Яңа урынның кыенлыкларын үзебез дә аңлыйбыз. 10 мең кеше килсә дә 10 кеше кебек күренә. Шулай да акцияне әзерләү буенча актив эшчәнлек алып барабыз», диде ул.
Акциянең быелгы концепциясе – шигърият. Без сиксәненче елларга сылтама ясадык. Киемнәребез дә флешмоб форматында шул елларны хәтерләтәчәк. Без быел шундый атомсферага керергә булдык», - диде Ленария Мөслим.
Программага яшь шагыйрьләрнең баттл форматында чыгышлары да кертелгән.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 23 апрельдә фестиваль форматында Чаллыда да узачак. «Ул көн дәвамында Чаллы театрында бара», дип искәртте Ленария Мөслим.
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 16.00 сәгатьтә Камал театры алдындагы мәйданда башланып китә. Аны быел блогер Ләйлә Лерон һәм җырчы Илгиз Шәйхразиев алып барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз