news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслимова: Хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашты.

Ленария Мөслимова: Хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). "Мин татарча сөйләшәм" чарасында катнашучы Ленария Мөслимова хәзерге татар яшьләренə күбрәк альтернатив музыка кирәк дип исәпли.

Кичə Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясенə йомгак ясалды. Ул җанлы концерт форматында үтте. Акциядә катнашкан Рамилә Галәветдинова, Әдилә Заһидуллина, Ленария Мөслимова “Татар-информ” хәбәрчесенә акциягә тагын нәрсәләр кирәклеге, аның уңай яклары һәм ни өчен яшьләрнең альтернатив музыкага өстенлек бирүләре турында сөйләде.

Социаль челтәрләрдә үткән тере музыка конкурсының ярымфиналда 16 сәләтле башкаручысы катнашырга теләген белдергән иде. Шуларның күп тавыш җыйган өч башкаручысы – Ramilya Up, Abadeli, Айдар Вәгыйзов "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашты. Чараны "Алтын битлек" премиясе иясе, хореорграф Нурбəк Батулла һəм танылган шагыйрə Йолдыз Миңнуллина алып барды.

Иң беренчеләрдән булып сәхнәдә “Ramilya Up” төркеме чыгыш ясады. Төркемнең солисты Рамилә Галәветдинова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә яңа исемнәргә дә урын булырга тиешлеген искәртте. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе минем өчен зур вакыйга, чөнки минем бөтен Казан шәһәренә чыгыш ясап, үземнең ана телемдә җырлау һәм сөйләү мөмкинлегем бар. Узган ел мин лирика жанрында җырлаган булсам, быел үземне тамашачыга икенче яктан күрсәтергә булдым. Әлеге чара татар яшьләрен тупларга ярдәм итә. Әмма, минем фикеремчә, бу концертка күбрәк яңа исемнәрне кертергә кирәк. Әле генә таныла башлаган музыкантларга акциягә үтеп керү авыр. Һәр елны бер үк группа булмасын иде, яңартырга кирәк дип саныйм. Яңа музыкантларга, яңа исемнәргә халыкка ишетеләргә мөмкинлек бирергә кирәк”, – дип белдерде Рамилә Галәветдинова.

Рамилә фикеренчә, хәзерге вакытта татар халкы авыр чор кичерә. “Без һәрвакыт бергә булырга тиеш. Бер-беребездән көнләшеп түгел, ә киресенчә булышып, терәк булып, яшьләргә алга узарга булышырга кирәк”, – диде ул.

“Abadeli” төркеме белән Әдилә Заһидуллина чыгыш ясады. Әдилә Заһидуллина җырларын үзе иҗат итүе турында сөйләде. “Мин инде бу акциядә икенче тапкыр чыгыш ясыйм. Интернетта үткән бәйгедә катнашып, күп тавышлар җыйдым да, мине җырларга чакырдылар. Җырларның көен үзем, ә сүзләрен ирем яза. Менә шундый музыкаль гаилә без! “Мин татарча сөйләшәм” кебек акцияләр хәзерге вакытта татар яшьләренә аеруча кирәк дип саныйм. Яшьләрнең барысына да кызык, аларның йөзләрендә гел елмаю. Миңа калса, яңгыр яуса, кар яуса да барыбер килерләр иде, – диде Әдилә Заһидуллина.

Татарстан ата-аналары төркеме барлык катнашучыларны туган тел көне белəн котлады. Алар яшьләргә туганлык мөнəсəбəтлəре турында сораулар бирде. Дөрес җавап биргəн ике кешегə бүлəклəр тапшырылды.

“Tatar__boy” нигы белән танылган каверлар ясаучы Айдар Вəгыйзов 2017 елда популярлык казанган "Деспосито" җырын татарча вариантын башкарды.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә беренче тапкыр Башкортстаннан “Бүрелəр” төркеме катнашты. Алар чыгышларын заманча рок стилендә булган "Əкълимə" җыры белән башлады. “Бүреләр” төркеме татар-башкорт кешеләре аралашып, дуслашып яшәргә тиеш дигән фикердә калды. “Бик матур фестиваль. Яңгырга карамыйча килгəннəргə афəрин! Бер-беребез белəн аралашып, дуслашып яшик! Мондый чаралар кирəк дип уйлыйбыз, бигрəк тə хəзерге вазгыятьтə!” – диде алар.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында республикакүлəм квест "Татар-дозор" уенында катнашып, җиңү яулаган мəктəп командалары атап үтелде. Өченче урын – "170 урта гомуми белем бирү мəктəбе", икенче урын – “30 урта гомуми белем бирү мəктəбе”, беренче урынга – “89 урта гомуми белем бирү мəктəбе” лаек булды. Вузлар арасында беренче урын – Элемтə көллиятенә бирелде. Махсус дəүлəт архивы номинациясендә Киров районының 4 гимназиясе тәм-том күчтəнəчлəре белән бүлəклəнде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Ленария Мөслимова Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Казанга кайтып, махсус әлеге акцияне карарга килгәне турыда сөйләде: “Мин татарча сөйләшәм” акциясен 2013 елдан башлап оештыра идем. Хәзер инде чит илгә дә киткәнемә бер ел булды. Әлбәттә, бу чараны игътибарсыз калдыра алмадым. Ерак араларны үтеп, Казанга кайттым, чөнки бу безнең идеология. Монда син фикердәшләреңне табасың, илһам бирүче кешеләреңне очратасың һәм үзең дә илһамланасың. “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә син үзеңнең татар икәнеңне тагын да көчлерәк сизәсең. Монда син кемгәдер кирәк кебек. Акцияне үткәргәндә бер елны боз, икенче елны кар яуды, быел инде яңгыр бертуктамыйча явып тора. Монда башка атмосфера булганга күрә, яңгыр кәефкә бер дә комачауламый”, – диде Ленария Мөслимова.

Ленария Мөслимова хәзерге татар яшьләре күбесенчә альтернатив музыка тыңлый дип саный. “Альтернатив музыка – ул чын музыка. Монда магнитофон кабызып куелган яисә егерме ел элек яздырылган гитара тавышы яңгырамый. Хәзер бит инстаграм социаль челтәрендә “сториз”лар төшерү модасы киң таралган. Дөньяда син “онлайн” яшисең. Сәхнәдәге электрогитаралар да “онлайн” кебек, хәзерге секундта яңгырый. Сәхнәдәге альтернатив музыка – ул җанлы булуы белән дә аерылып тора. Аның ничек барлыкка килгәнен тамашачы үз күзләре белән күрә, ишетә. Яшьләргә хәзер альтернатив музыка ошый. Алар аңа кушылып җырлый. Альтернатив музыка кирәк ул. Бу бинада ябылып утыру түгел. Чара ачык һавада үтə, монда мәктәпләрдән балаларны мәҗбүри алып килү юк. Бу акциягə инициативалы, битараф булмаган кешеләр килә. Бүгенге Бауман урамы чын кешеләр белән тулы”, – диде Ленария Мөслимова.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясендә “Карт Аяк”, “Gauga”, “Juna” төркемнәре чыгыш ясады, Рәдиф Кашапов, Илгиз Шәйхрәзиев башкаруында татар альтернатив җырлары яңгырады.

Соңгы вакытта яшьләр арасында танылып киткән рэпер Альберт Нурминский аудиторияне бергәләп кычкырып җырларга “мәҗбүр итте”. Бигрәк тә 10-15 яшь аралыгындагы яшүсмерләр рэперны сәхнәдән җибәрәсе килмәде. Чыгышыннан соң да янына килеп күпләп фотога төштеләр. Әйтергә кирәк, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә җырлаган башка бер башкаручыга да әле шул дәрәҗәдә халык күпләп ябырылмады. Альберт Нурминский яшьләрнең иң яраткан рэп-башкаручысы дип танылды.

Чарада “Аигел” дип исемләнгән хип-хоп электрон дуэты да чыгыш ясады. “Аигел” – Айгөл Гайсина белән Илья Барамия “Буш баш”, “1190” һәм башка җырларын тәкъдим итте.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе традиция буенча Габдулла Тукай сүзлəренə язылган "И, туган тел"не җырлау һəм күмәк фотога төшүлəр белән тәмамланды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100