news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим Татарстанда икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшы районнарны атады

Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан барлыгы кырык биш район тикшерелгән.

Ленария Мөслим Татарстанда икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшы районнарны атады
Солтан Исхаков

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстанның кырык биш районы арасында икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшыларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде.

«Барлыгы 45 районны тикшердек. Соңгы биш елда позитив якка үзгәреш бар. Татар теленә караш уңай. Ул күзгә күренеп үзгәрде. Казан арты, Азнакай, Мөслим районнарында икетеллелек бик яхшы алып барыла, ә Спас яклары аска төшкән. Хөрмәтне һәм рәхмәтне Казан артына белдереп калыйк», — диде ул.

Статистика «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәтенең рәсми төркемендә урнаштырылган. Анда икетеллелек кулланылышы буенча иң яхшы районнар дип Актаныш, Арча, Кукмара һ.б. районнар аталган, ә иң түбән күрсәткечтә Әлки, Әлмәт, Апас, Балык Бистәсе һ.б. районнары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100