news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим Татарстан министрлыкларын икетеллелек кулланылышына тәнкыйтьләде

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сүзләренчә, хәбәрләр иске, рус һәм татар телләрендә параллель рәвештә чыкмый.

Ленария Мөслим Татарстан министрлыкларын икетеллелек кулланылышына тәнкыйтьләде
Солтан Исхаков

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим Татарстан министрлыкларының Тел канунын үтәүгә карата тәнкыйть сүзләрен әйтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде.

«Министрлыкларга килгәндә, без аларның сайтларын, социаль челтәрләрен тикшердек. Дөресен әйткәндә, хәбәрләре иске. Тәрҗемәче тәрҗемә итәргә өлгермичә калганмы — белмим, әмма соңарып чыккан хәбәрләр күп. Мәгълүмат параллель рәвештә русча да, татарча да чыга бармый», — дип әйтте ул.

«Мин татарча сөйләшәм» төркеменең рәсми битендә урнаштырылган статистикага күз салсак, икетеллелек кулланылышы буенча «тырышырга кирәк» дигән бүлеккә Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек, Сәнәгать һәм сәүдә, Мәгариф һәм фән министрлыклары һ.б. кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100