Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленар Зарипов: Безнең Ватанны саклап үз гомерләрен биргән геройларны онытырга хакыбыз юк
Актаныш районының Адай авылында тантаналы чара узды. Йортның алгы ягында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Марсель Галимов истәлеген мәңгеләштерүче истәлекле билге ачылды.
Аның батырлыгын хөрмәтләп искә алырга авыл халкы, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук махсус операциядә катнашучы хәрбиләр килгән иде.
Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Мемориаль тактаны ачу хокукы Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка һәм Марсельнең туганнарына бирелде.
Район башлыгы үз чыгышында геройның гаиләсенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Безнең Ватанны саклап үз гомерләрен биргән геройларны онытырга хакыбыз юк, - дип искәртте Ленар Зарипов. - Шундый лаеклы һәм батыр ул тәрбияләп үстергәнегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез».
Марсель Галимов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Бу урын Адай халкы өчен батырлык, намус һәм Ватанга чиксез мәхәббәт символына әвереләчәк.
Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлының (шуларның 8е – үлгәннән соң) «Россия Герое» исеменә лаек булуын билгеләп үтте.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз