news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Зарипов Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

Ленар Зарипов Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте

Район хакимиятендә Актаныш муниципаль районы Советының утырышы узды. Утырышта Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов та катнашты. Бу хакта Актаныш муниципаль районының матбугат үзәге хәбәр итә.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды: Вәкаләтләреннән азат ителмәгән нигездә Татарстан Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау һәм Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү.

Беренче мәсьәлә буенча, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп, «Ташкын» хуҗалыгы рәисе, иң өлкән һәм абруйлы депутатларның берсе Рәүхәт Салихҗанов сайланды. Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп депутатлар бер тавыштан Ленар Зариповны сайлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100