Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленар Зарипов «Актаныш-информ» бинасында ремонт барышы белән танышты
Агымдагы ел «Актаныш-информ» өчен аеруча истәлекле булды. Беренчедән, «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллык юбилее, икенчедән, озак еллар төзекләндерүгә мохтаҗ булган «Актаныш-информ» бинасына Татарстан Президенты, район башлыгы Ленар Зарипов ярдәме белән капиталь ремонт керде.
Төзүчеләр бинаның эчке өлешендәге ремонт эшләрен тәмамлап килә.Тышкы ягын исә җылытып, яңа заманча материал белән каплау әле дәвам итә. Бүген «Актаныш- информ»дагы төзекләндерү эшләре барышы белән Ленар Зарипов үзе дә танышты.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов, ремонтны башкаручы оешма - «ПМК» җитәкчесе Асыл Шәяхмәтов, «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев һәм башка җаваплы иптәшләр төзекләндерү буенча фикер-тәкъдимнәр алышты.
Руслан Усманов
Фото: ©
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз