news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленар Хуҗин: «Түгәрәк уен»да онытыла барган уеннарны яшь буынга җиткерү максаты тора

Теләченең Баландыш авылында 23 августта узачак «Түгәрәк уен» бәйрәмендә элекке милли уеннарга өстенлек биреләчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Теләче-Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин сөйләде. Ул, шулай ук, җирле басма матбугатка язылучылар арасында ике кешелек юллама уйнатылачагын әйтте.

«Онытыла барган уеннарны искә алып, яңартып җибәреп, яшь буынга җиткерү максаты тора. Элек авылларда кичке уен оештырылган, капкалы, вакытка урак уру, капка төпләрендә йөзек салыш, көлтә бәйләү, себерке бәйләү, кадак кагу, икмәк күтәреп, мәйдан буенча йөгерү, икмәкне әрҗәгә төяп, бер урыннан икенче урынга күчерү кебек уеннар уйналган. Әзерлек алып барыла. Көтеп калабыз», – диде Ленар Хуҗин.

Ул былтыр атлар чабышы өчен махсус ипподром булдырылганын, быел да ат чабышы үтәчәген әйтте. «Төрле мәгълүмат чараларыннан күреп, ат белән кызыксынган кешеләр дә килер дип өмет итәбез», – дип билгеләп узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot