news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ленар хәзрәт Хамматов Коръәнне сумкага салып йөрү, машинада йөртү турында аңлатты

Ленар хәзрәт Хамматов Коръәнне сумкага салып йөрү, машинада йөртү турында аңлатты
Фото: © «Татар-информ», Ләйсән Хафизова

Татарстан Диния нәзарәтенең Дәгъват бүлеге хезмәткәре, мәчет каршында дин дәресләре мөгаллиме Ленар хәзрәт Хамматов Раббыбыз Аллаһ Сүзе булган Коръәнне уку, китапка карата әдәп тәртипләре турында аңлатты.

Сумкада Коръән китабы булса, аны кулга элеп куеп, гадәттәгечә тотып йөрергә, аркага асарга ярыймы?

«Коръән китабын билдән түбәнрәк төшермәскә тырышабыз. Шуңа күрә, гадәттә, сумка аркада булса, аны кул беләгенә асып, билдән югарырак урында торса – Коръән китабын сумкада йөртергә ярый.

Коръәннең тышлыкта булуы хәерлерәк. Аңа карата әдәп сакланырга тиеш. Коръән китабы белән бәдрәфкә кермибез, онытылып китеп, аны тотып ыргытмыйбыз, идәнгә куймыйбыз.

Коръән салынган сумка һәрвакыт югарырак урында булырга тиеш. Мәсәлән, диванда, тәрәзә төбендә һәм башка шундый урыннарда тотарга мөмкин.

Хәзер күн тышлы, замок белән ябып куела торган Коръән китаплары саталар. Бу ябышкан тышлык булып саналамы?

Әгәр күн тышлык Коръәннең беренче битенә ябышкан булса, замокны ачканнан соң, Коръәнне аерым алып булмаса, бу ябышкан тышлык булып санала. Аны тәһәрәтсез тотарга ярамый. Бу очракта аерым тышлык булырга тиеш», – диде хәзрәт.

Коръән китабын машинада йөртергә ярыймы?

Әйе, ярый.

news_right_1
news_right_2
news_bot