Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ленар Хәкимҗанов: «Шәрык базары» фестивале Татарстанның брендына әверелде
12-22 ноябрьдә Казанда «Россия – Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале («Казанда шәрык базары») узачак. Чарада Бәхрейн, Һиндстан, Иран, Казахстан, Катар, Мисыр һәм башка Көнчыгыш илләре вәкилләре катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган багышланган матбугат очрашуында сөйләштеләр.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов «Шәрык базары» фестивале Татарстанның брендына әверелүен билгеләп үтте.
«Республикабызда барлыкка килгән башка бик күп проектлар кебек үк, әлеге проект та дөньякүләм танылды, чын мәгънәсендә Татарстанның брендына әверелде. Фестиваль быел да башка еллардагы кебек үк югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәбез», – диде ул.
Ленар Хәкимҗанов 2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәген искәртеп узды.
«2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайланды. Бу безнең республика өчен зур вакыйга. Әлеге исем – республикабызның ислам дөньясында танылуын күрсәтә. Безне беләләр, хөрмәт итәләр. Әлеге фестивальдә дә без үз мәдәниятебезне күрсәтәбез һәм башкаларга да милли байлыкларын, үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез, мәдәнияттә чикләр юк», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Ленар Хәкимҗанов быел Татарстанда «Шәрык базары» фестивален уздыру буенча махсус оештыру комитеты булдырылуын искәртеп узды.
«Фестиваль һәр елны бик зур дәрәҗәдә уза. Беренче чиратта Рәисебез Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерәсе килә, аның ярдәменнән башка әлеге чара шушы дәрәҗәгә җитә алмас иде. Быел Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин карары белән фестивальне әзерләү һәм уздыру буенча махсус комитет булдырылды. Комитетны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкли», – диде ул.
Оештыру комитеты рәисенең урынбасарлары итеп ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы халыкларының туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе башлыгы Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз