news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Хәкимҗанов: Май аена ислам белән бәйле бик күп мәдәни чаралар планлаштырылган

Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов май аенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ислам белән бәйле мәдәни чаралар турында сөйләде.

«Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан ислам белән бәйле бай мәдәниятебезне чагылдыручы бик күп мәдәни чаралар планлаштырылган», - диде Ленар Хәкимҗанов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

21 майда Болгарда зур концерт узачак. Сәхнә мәйданы алдан килгән кунаклар өчен 20 май киченнән үк эшли башлаячак.

«2015 елда дөнья күргән милли операбыз «Кара пулат» кире сәхнәгә кайта. 18-22 майда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә операны күрсәтәчәкбез. Теләгән кешегә рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә дә булачак. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Нуриев фестивале кысаларында «Алтын Урда» операсын кую планлаштырылган», - диде Ленар Хәкимҗанов.

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 13-18 майда «Болгар эзләре буйлап» дип аталган программа белән Әстерхан, Самара, Волгоград шәһәрләрендә тамаша кылачак. Ансамбльнең гастрольләре ел әйләнәсендә Россиянең башка төбәкләренә һәм Татарстан районнарына планлаштырылган.

«20 майда Казан Кремленең «Присутственные места« бинасында беренче күргәзмә ачылачак. Бу комплексның музей тормышы ислам дине кабул ителүгә 1100 еллык уңаеннан оештырылган күргәзмәдән башланып китә», - диде министр урынбасары.

Ленар Хәкимҗанов сүзләренчә, мәдәни программа берничә көн белән генә чикләнми. Төрле концертлар, спектакльләр һәм күргәзмәләр Татарстанда һәм аннан читтәге төбәкләрдә төп бәйрәм чаралары узганнан соң да үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100