news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех: Татар әдәбияты көндәшлек юлыннан барырга тиеш түгел

Татарстан китап нәшриятында 15-20 ел дәвамында татар әдәбияты мәйданына килгән каләм ияләрен берләштергән антология дөнья күрде.

Ленар Шәех: Татар әдәбияты көндәшлек юлыннан барырга тиеш түгел
Солтан Исхаков

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшриятында «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология нәшер ителде. Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех әлеге җыентыкка кергән яңа буын иҗатчыларын аерым итеп түгел, ә бөтен итеп карарга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Авторларны китапның төзүчесе, мөхәррире һәм кереш сүз авторы, күренекле язучы, заманында „Әллүки“нең кураторы булган Галимҗан Гыйльманов сайлады. Җыеп караганда яңа буынның нинди зур, талантлы һәм көчле икәнлеге яхшырак күренә. Чыннан да, безгә бердәм булырга иде, алай күңеллерәк тә, ышанычлырак та. Тиражы — 1100 данә, күләме — 576 бит. Бүгенге күзлектән караганда, начар түгел», — диде ул.

Ленар Шәех җыентыкка кергән авторлар «шагыйрә», «язучы» исемен йөртергә лаек дип саный. «Барысы да әдәбиятка үз сүзе, үз фикере белән килгән каләм ияләре. Күбесенең китаплары басылды, бер өлеше — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, республика, халыкара әдәби премияләр лауреаты. Иҗат — күңел халәте, күңел тирбәнеше. Минемчә, Галимҗан абый авторларны бик дөрес сайлаган», — дип сөйләде ул.

«Күбесе Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алган, уку йортының данлыклы „Әллүки“ әдәби-иҗат берләшмәсендә тәрбияләнгән шәхесләр», — дип билгеләп узды Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.

Ленар Шәех әйтүенчә, китап үсмерләрдән башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр укучылар даирәсенә юнәлдерелгән. «Минемчә, төп укучы, нигездә, 20-60 яшь арасында булыр. Яңа сулышы, авторлардан ургылып торган яшьлек ташкыны белән үзенә игътибарны тарта. Дөрес, авторлар арасында 20 яшьлекләр дә, кырыктан атлап чыкканнары да бар», — ди ул.

«Шуларның егерме өчесе — шагыйрь, алтысы — прозаик, өчесе — драматург. Ярый без килдек, ә бездән соң кемнәр булыр, анысын әлегә әйтеп булмый. Өлкән буын язучыларының бер төркеме яңа буынны „яшьтәш“ дип саный, „тиң“ күрә, көндәш итә. Безгә бу гыйбрәт булсын иде. Яңа буын яшьләрен күреп алу һәм үстерү — безнең бурыч», — диде Ленар Шәех.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100