news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех фикеренчә, 20-30 яшьлек балалар язучыларының булмавы – зур проблема

“Әгәр бүгеннән яшь язучылар тәрбияләмәсәк, киләчәктә соң булуы ихтимал”, - ди шагыйрь.

Ленар Шәех фикеренчә, 20-30 яшьлек балалар язучыларының булмавы – зур проблема
Рамиль Гали

(Казан, 28 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Шагыйрь Ленар Шәех сүзләренчә, бүгенге әдәби процесста балалар өчен язучы 20-30 яшьлек язучылар юк. Бу – ун елдан бик зур проблемага әйләнергә мөмкин. Шагыйрь бу хактагы фикерен “Татар-информ”да узган татар балалар әдәбияты проблемаларына багышланган түгәрәк өстәлдә белдерде.

“Мин инде хәзер үзем дә яшь язучы түгел, урта яшьләрдә. Кызганыч, бүген 20-30 яшьлекләр арасында балалар өчен иҗат итүче яшьләр юк. Бу – зур проблема. Бәлки, әле без аны бүген бик тоеп та бетермибездер. Әмма бер ун елдан бу проблема чын мәгънәсендә китереп сугачак. Ул вакытта мәсьәләне чишү өчен бер генә юл да булмавы ихтимал”, - дип саный ул.

Ленар Шәех яшь язучылар үстерүнең юлларын да күрә.

“Хәзер безгә төрле конкурслар аша сәләтле язучылар табып, аларны үстерергә, дөньяга чыгарырга кирәк. Яшь буынның, бәлки, язучылык хезмәтенә карата фикере башкачарактыр. Ләкин аларны ничектер тәрбияләргә кирәк Гомер-гомергә татар әдәбиятында остазлык мәктәпләре булган. Хәзер дә шушы юл белән эшләргә кирәк. Бүгеннән яшь язучылар тәрбияләмәсәк, киләчәктә соң булуы мөмкин”, - диде шагыйрь.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100