news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Шәех Азат Әхмәдуллинны татар драматургиясе буенча эшләүче бердәнбер галим дип саный

Татарстан китап нәшриятында филология фәннәре докторы Азат Әхмәдуллинның “Яңарыш юлында” китабы дөнья күрде.

Ленар Шәех Азат Әхмәдуллинны татар драматургиясе буенча эшләүче бердәнбер галим дип саный
Султан Исхаков

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан китап нәшриятында әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының атказанган профессоры Азат Әхмәдуллинның “Яңарыш юлында” китабы дөнья күрде. Филология фәннәре кандидаты Ленар Шәех “Татар-информ” хәбәрчесенә әйткәнчә, Азат Әхмәдуллин – татар драматургиясе буенча эшләүче бердәнбер галим.

“Азат абый Әхмәдуллин – ул әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор кеше. Урта мәктәптә без Азат абый язган һәм төзегән дәреслекләр белән укыдык. Әдәбият дәреслекләрен укып үстек. Соңыннан университетка укырга килгәч инде, аннан әдәбият теориясе буенча лекцияләр тыңладык. Мин Азат абыйда кандидатлык диссертациясен яздым һәм якладым. Азат абый галим, мөгаллим, остаз, шәхес буларак та һәм кеше буларак та минем күңелемә бик якын. Китабына кереш сүзне язарга миңа ул үзе тәкъдим итте. Кандидатлык эшен яклагач, минем үземнең дә тема драматургия буенча. Шуңа без бер өлкәдә дип әйтәсем килә. Бу китапның нигезендә Азат абыйның соңгы елларда язган фәнни мәкаләләре дә, элегрәк язган мәкаләләре дә бар. Элегрәк язганнары татар драматургиясе турында. Күбрәк инде 60-80нче еллар драматургиясе. Азат абый аларны шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр бәйләп җибәрә. Һәм инде аерым язучыларның иҗатларына туктала. Анда Кәрим Тинчурин, Гаяз Исхакый, Фәтхи Бурнаш драматургиясе. Фәтхи Бурнаш – Азат абыйның төп өйрәнү объекты. Ул аның турында бик яхшы фәнни китаплар чыгарды. Бу китап, бер яктан караганда, юбилей җыентыгы да, чөнки Азат абыйга узган ел ахырында 85 яшь тулды. Азат абый татар драматургиясе буенча эшләүче бердәнбер галим. Ул татар драматургиясенең яралуыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр чорын тикшергән, өйрәнгән кеше. Менә бу яктан караганда, ул бердәнбер галим инде. Габдулла Тукайны бөтен кеше белә, бөтен кеше өйрәнә бит. Тукайдан кала башка шәхесләр дә бик күп. Һәрбер шәхесне аерым бер кеше өйрәнсә, киләчәк өчен бу бик зур эш булыр иде”, - диде Ленар Шәех.

“Татар-информ” хәбәрчесе китапның авторы Азат Әхмәдуллин белән дә әңгәмә корды. “Китап чыгару эшләрен мин чамасында ике ел элек башладым. Соңгы вакытта минем төрле мәкаләләрем чыкты. Мәкаләләрне берләштереп, китап итеп чыгару идеясе туды. Ленар Шәех – минем иң яраткан укучым. Ул минем иҗатны әйбәт белә, шуңа күрә мин аңа бер-ике сүз әйтеп бир инде, дидем”, - дип әйтте Азат Әхмәдуллин.

“Яңарыш юлында” китабы бүген сатуга чыкты. Аны Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә һәм Татар әдәбияты үзәге таткнига.ру сайтыннан сатып алырга мөмкин. Китапта XX йөз ахыры - XXI йөз башы татар әдәбиятына (нигездә, драматургиягә) караган фәнни мәкаләләре туплап бирелде.

Белешмә: Азат Әхмәдуллин - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Азат Әхмәдуллин XX гасырның 60 нчы елларыннан фәнни һәм әдәби тормышта актив катнаша башлый. Бүгенге көндә ул - 450 гә якын гыйльми хезмәт, шул исәптән татар әдәбияты һәм театр сәнгатенә караган 22 монография һәм җыентык, 50 дән артык дәреслек һәм уку ярдәмлеге авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100