news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин Татарстанның эре транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры алар белән автомобиль һәм шәһәр электр транспорты эшләү мәсьәләсе буенча фикер алышты

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Ленар Сафин Татарстанның эре транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры алар белән автомобиль һәм шәһәр электр транспорты эшләү мәсьәләсе буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстанның транспорт комплексы эше республиканың визит карточкасы булып тора, дип ассызыклады Л.Сафин. Димәк, пассажирлар йөртүне сыйфатлы оештырырга кирәк.
Киңәшмәдә 2010 елның 5 июлендә “Татарстан Республикасы Кодексына административ хокук бозулар турында үзгәрешләр кертү турындагы” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, дип билгеләп үтте. Бу документ нигезендә закон бозучы транспорт предприятиеләренә штраф салыначак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100