news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин Татарстаннан Россия Федерация Советына сайланды

Ленар Сафин 2010 елның 22 апреленнән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнгән иде.

Ленар Сафин Татарстаннан Россия Федерация Советына сайланды
Илнар Төхбәтов

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Татарстаннан Федерация Советына барачак. Бу хакта парламентның унөченче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Федерация Советы әгъзасының вәкаләтләре бирелергә мөмкин булган өч кандидатура турында белешмә җибәргән иде. Кандидатлар исемлегенә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев керде.

2010 елның 22 апреленнән Ленар Сафин Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры булып билгеләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100