news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин татарстанлыларны Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Без казанышларга сезнең профессиональлегез һәм үз эшегезгә тугры булуыгыз белән ирештек, диелә министр котлавында.

 (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юлы хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хөрмәтле юл хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлауны кабул итегез", - диелгән министр котлавында.

Аерым алганда, татарстанлыларга мөрәҗәгатьтә ел саен республикада юл тармагы каршына куелган киңкүләмле бурычлар уңышлы үтәлүе турында белдерелә. "Без федераль юлларны яңарту эшләрен дәвам иттек - М7 "Волга" трассасы 61 нче километры реконструкцияләнде, 43 км капиталь ремонтланды, 146 км юл өслеге ремонты ясалды", - дип белдергән Ленар Сафин.

Аның сүзләренчә, төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юлларында зур эш башкарылган: 159 км юл салынган, 456 км ремонтланган, гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына гомуми озынлыгы 51 км га сузылган 69 подъезд төзекләндерелгән. 144 мәктәп маршруты юл куркынычсызлыгы норма таләпләренә туры китереп эшләнгән. 9 күпер ремонтланган.

"2016 елда Чулман аша Саескан Тавы авылы янында күпер, Яшел Үзәндә һәм Зәйдә тимер юлы аша ике юлүткәргеч тапшырылды. Авылларда 42 торак пунктка 111 км юл салынды", - дип билгеләп үтте министр.

Казанда гомуми озынлыгы 292 км тәшкил иткән 250 объектта юл эшләре башкарылган.Универсиада проспекты, Республика клиник хастаханәсеннән алып Әмирхан проспектына кадәр Зур боҗра участогы, Пионер урамыннан Халитов урамына кадәр Себер тракты, Восстание урамыннан тимер юлга кадәр Горький шоссесы, Миллениум күпере, Гвардия урамы яңа төсмер алдылар.

"Хөрмәтле юл хуҗалыгы ветераннары һәм хезмәткәрләре, лаеклы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм! Без казанышларга сезнең профессиональлегез һәм үз эшегезгә тугры булуыгыз белән ирештек. Чын күңелдән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим!" - диелгән Ленар Сафин котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100